На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Путин Берләшкән Милләтләр Оешмасын XXI гасыр чынбарлыгына яраклаштыру кирәклеген әйтте

Россия Президенты Владимир Путин замана чынбарлыгын исәпкә алып, Берләшкән Милләтләр Оешмасын реформалаштыру кирәклеге турында әйтте. Бу хакта ул Казанда узган XVI БРИКС саммитының «БРИКС - плюс/аутрич» форматындагы пленар утырышында сөйләде.

«Берләшкән Милләтләр Оешмасының алга таба нәтиҗәле эшләве өчен аның структурасын XXI гасыр чынбарлыгына яраклаштыруны мөһим дип саныйбыз.

Азия, Африка, Латин Америкасы илләрендә һәм бу залда булган башка ил лидерларының БМО Куркынычсызлык советында вәкиллекне киңәйтү мөһим», – дип искәртте Россия Президенты.

Владимир Путин белдергәнчә, БМОның үсеш институтларын һәм глобаль Финанс структураларын реформалаштыру өстендә дә эш алып барырга кирәк.

«Дөнья икътисадында үсә торган илләрнең күрсәткечләре соңгы ун елда кардиналь рәвештә үзгәрде, ләкин бу – әлегә Халыкара валюта фонды, Бөтендөнья банкы һәм башка күп яклы үсеш банклары идарә системаларында зур чагылыш тапмады», – диде Владимир Путин.

XVI БРИКС саммитының «БРИКС - плюс/аутрич» форматындагы узган утырышта Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль секретары Антониу Гутерриш та катнаша.

Фото: © Алексей Даничев, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

  • 2024 елда БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх