На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Татарстанның экологик кабул итү бүлмәсе ел башыннан 1100дән артык шикаять кабул иткән

Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсе 2025 ел башыннан гражданнардан 1180 мөрәҗәгать кабул иткән. Шулар арасыннан 751 мәсьәлә инде хәл ителгән. Бу хакта ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика халкы иң еш зарланган проблема – рөхсәтсез чүплекләр.

Әлеге темага барлыгы 532 хәбәр теркәлгән. Шуларның 302се «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша кабул ителгән. Атмосфера һавасы сыйфаты мәсьәләсе 214 тапкыр, су сыйфаты темасы 158 тапкыр күтәрелгән. Калган 276 мөрәҗәгать төрле экологик проблемаларга кагылган.

Мөрәҗәгатьләр түбәндәге каналлар аша кабул ителгән:

582 мөрәҗәгать – Экология министрлыгының интернет-кабул итү бүлмәсе аша;

302 мөрәҗәгать – «Мәктәп экопатруле» аша;

274 мөрәҗәгать – «Халык контроле» аша;

22 мөрәҗәгать – «Кире элемтә платформасы» системасы аша.

1 апрельдән республикада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы нигезендә «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында оештырылган санитар-экологик икеайлык башланып китте. Бу чорның беренче атнасында экологик кабул итү бүлмәсе 119 яңа мөрәҗәгать кабул иткән. Шуларның 62се – калдыклар мәсьәләләре турында, 25е – һава пычрану турында, 15е – су объектлары пычрану турында, 17се исә башка темаларга бәйле.

Ссылка на первоисточник
наверх