На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Депутат бер ел эчендә максималь пенсия балларын ничек алырга икәнен аңлатты

Россиялеләрнең рәсми хезмәт хакы аена 230 мең сумнан да ким тәшкил итмәгән очракта салымнарны чигергәнче бер ел эчендә пенсия балларының максималь күләмен (10) алу мөмкинлеге бар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы депутат Анатолий Никитинның сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Ул ачыклык керткәнчә, иминият пенсиясе күләме индивидуаль пенсия баллары санына турыдан-туры бәйле.

Алар максимум булсын өчен, елына 2,76 миллион сум хезмәт хакы алырга кирәк – нәкъ менә шул сумма 2025 елда иминият взносларын исәпләү өчен максималь база булып тора.

Шул ук вакытта Никитин искәртеп үткәнчә, хәтта тагын да югарырак рәсми керем алганда да пенсия баллары күләме артмаячак – 10 балл соңгы чик булып кала.

Депутат 30 еллык стажга ия һәм аена 230 мең сумнан югарырак хезмәт хакы алган кешенең 2025 елда пенсиягә чыгуын мисал итеп китерде. Аның сүзләренчә, өстәмә ташламалар булмаса түләүнең күләме якынча 53 мең сум тәшкил итәчәк.

Никитин билгеләп үткәнчә, дәүләтнеке булмаган пенсия фондына алдан ук акча кертсәң, ирекле иминиятләштерү программасына кушылсаң яки пенсиягә чыгуны кичектереп торсаң булачак пенсияне арттырырга мөмкин. Моннан тыш, кирәк булганда тупланмалар стратегиясенә төзәтмә кертү өчен, ул Дәүләт хезмәтләрендә шәхси кабинет аша җыелган баллар санын даими тикшереп торырга киңәш итте.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.

me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх