Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Теләче районыннан чыккан сәхнә йолдызлары катнашында «Без бергә» дип исемләнгән хәйрия концерты булды. Аны Теләче районы якташлар җәмгыяте җирле хакимият белән берлектә үткәрде. Концерттан кергән барлык акчалар да махсус операция зонасындагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм буларак җибәреләчәк.
«Шушы залларны тутырып килгәнегез өчен Аллаһның рәхмәте булсын. Чын-чыннан игелекле һәм мәрхәмәтле ниятләр белән оештырылган тамаша. 12 апрельдә хәрбиләргә барлык ярдәмнәрне туплап, алар янына барырга җыенабыз. Якташлар җәмгыяте Ирек Фларитович һәм волонтёрларыбыз белән бөтенесен дә тапшырырбыз. Теләче районы белән ихластан горурлана алабыз. Районыбызны бөек шәхесләребез таныта. Узган ел Казандагы якташлар җәмгыяте яңа сулыш белән бик матур эшләп китте. Бүген райондагы һәр тармак белән шушы оешманың эш планнары бәйле», – диде Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин.
Концерт барышында теләге булганнар сәхнә алдына куелган махсус тартмага да акчаларын салып хәрби операциядәге якташларга ярдәм йөзеннән үз өлешләрен кертә алды.
«Гадәти булмаган хәйрия концертыбыз да ахырына якынлашты. Ни өчен гадәти булмаган, чөнки бу эшебезнең максаты бер һәм изге: бүгенгесе көнне яу кырындагы егетләребез исән-имин туган якларга Җиңү белән кайтсын иде. Сез, хөрмәтле тамашачылар – бүген хәйриячеләр булдыгыз. Мөхтәрәм артистлар, бүгенге игелекле эштә катнашканыгыз өчен зур рәхмәт. Ихлас рәхмәтләребез безгә шушы тамашаны оештырырга ярдәм иткәннәргә», – дип ассызыклады Теләче якташлар җәмгыяте җитәкчесе Ирек Даутов.
Чара барышында Россиянең халык артисткасы Винера Ганиева, Татарстанның халык артисты Вадим Захаров, ТР атказанган артисткасы Айгөл Бариева һ.б. чыгыш ясады.
Свежие комментарии