На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Чүпрәледә 60, 65 ел бергә яшәгән парларны котладылар

Чүпрәледә 60, 65 ел бергә яшәгән парларны котладылар. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.

«Сез районыбызның күркәм нигезе. Сезнең үрнәгегездә яшь буын тәрбияләнә. Хезмәтегез, яшәешегез өчен олы рәхмәтләр сезгә, исәнлек телибез», дип билгеләп үттеләр алар. «Туй» көннәре уңаеннан парларга чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр дә тапшырылды.

Чараларда авыл җирлеге башлыклары: Рәфик Җамалетдинов, Рәмис Низаметдинов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова да катнашты.

Шундый озын гаилә юлы узган парларының берсе Түбән Каракитә авылында яши. Алар Энҗе Җамалтдин кызы һәм Кыяметдин Җәлал улы Камаловлар.

«Кыяметдинның туганнары безнең күршедә генә яши иде. Ул апаларына кунакка килә. Мин исә шунда коега суга йөрим. Шунда күрешеп, сүз алыша башладык, ул миңа чиләкләремне китерешә. Элек бит ачыктан-ачык очрашып, йөрешүләр юк иде. Ул мине, мин аны ошатып киткәнбез инде, күрәсең, армиядән кайткач өйләнештек. Әниләр дә яратты үзен. Бик уңган-булган егет, дип мактап тордылар. Шулай тормышлар башланып китте», – дип сөйли Энҗе апа.

Кыяметдин абый «Йолдыз» колхозында алдынгы механизатор булып 40 ел хезмәт итә. Энҗе апа исә район кулланучылар системасында азык — төлек кибете мөдире, соңыннан хат ташучы һәм сөт җыючы булып та эшли. Камаловлар гаиләсе дүрт ир-бала үстергән.

«Бергә матур яшәүнең бернинди сере дә юк. Төрле хәлләр була, сабыр булырга, бер-береңне ишетергә өйрәнергә һәм вакытында туктый белергә кирәк. Үпкәләшкән чаклар булгандыр, ачу сакламадык, вакыт та юк иде. Йорт-җир, балалар үстерәсе дигәндәй, хезмәт белән мәшгуль булдык, ныклы гаиләнең сере шул», – дип сөйли Энҗе апа.

Татар Бизнәсе авылында гомер кичерүче Сара һәм Илалетдин Низамовлар да тимер туйларын билгеләп үттеләр.

Низамовлар гаиләсендә өч бала туа. Кызганыч, бердәнбер улларын югалту кайгысын кичергәннәр.

«Гаилә тормышы—ул бербөтен, һәм аны сакларга кирәк. Кайларда гына йөрмәдек, ниләр генә күрмәдек. „Сез һаман бергә икән...», дип җырлыйлар бит. Без дә шул юлларны узып, бергә булып калдык, гаилә тормышы—олы сабырлыкны сорый ул», — дип сөйли Низамовлар.

Иске Чокалы авылыннан Наилә апа белән Рафаил абый Якуповлар гаиләсе исә Бриллиант туйларын билгеләде.

«Мәхәббәт булгандыр күрәсең инде. Рафаил әтисеннән өч айлык булып, әнисенең корсагында кала. Әтисе сугыштан кайтмый. Безнең гаиләдә барысы да кызлар. Әниләр авылдан күченеп киттеләр, ә мин Рафаилга тормышка чыгып калдым, шулай яшәп киттек өчәү: ул, мин һәм әнисе», – дип искә ала Наилә апа.

Якуповларның хезмәт юллары колхоз белән тыгыз бәйле. Рафаил абый кайда гына эшләмәсен: трактордамы, комбайндамы — ул һәрвакыт эшчәнлеге, тапкырлыгы белән аерылып тора. Найлә апа исә аның уң кулы була. Кышын фермада булса, җәен кырда, тормыш иптәше янында һәм чөгендер игеп уза көннәре.

Гаилә парларын Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов тәбрикләде.

Агымдагы елда 60 ел бергә яшәүләрен 7 гаилә пары, 65 еллыкларын 3 пар һәм 1 гаилә 70 ел бергә яшәүләрен билгели, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх