На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Татарстан спецназчыларының азу рецепты «Готовь как спецназ» китабына керәчәк

Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең «Барслар» спецназ отряды «Готовь как спецназ» кулинар китабы өчен татарча азу рецептын әзерләгән. Бу басманы Җәзаларны үтәү федераль хезмәте махсус билгеләнештәге бүлекләрнең 35 еллыгына чыгарырга планлаштыра.

Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең спецназ хезмәткәрләре китапка кертү өчен татар милли ашларының иң танылган һәм популяр ризыкларының берсен сайлаган.

Азуны кыр шартларында әзерләгәннәр.

Фото: © Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең матбугат хезмәте

«Татарча азуның бик күп төрле рецептлары бар. Әмма бу ризыкның иң мөһим ингредиентлары буларак ит, бәрәңге, тозлы кыяр һәм томат пастасы санала. Суган, кишер, яшел үләннәр, сарымсак яки татлы борычны һәркем үз теләгенә карап өсти», — дип билгеләде спецназчылар.

«Готовь как спецназ» китабы инде берничә ел рәттән чыгарыла һәм даими рәвештә илнең барлык почмакларыннан яңа рецептлар белән тулыландырыла. Җәзаларны үтәү федераль хезмәте хезмәткәрләре анда яраткан ризыклары һәм аларны әзерләү үзенчәлекләре белән уртаклаша.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх