На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Татары, пошли вон с русскоязычных сайтов. ИЛИ ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ - НА РУССКОМ...Фәрит Мөхәммәтшин...
  • Владимир Ахтырченко
    Самоуправление региона- это не значит выходить в эфир на общегосударственных каналах России на своём региональном язы...Әгъзам Гобәйдулли...
  • Evgenija Palette
    ТЕПЕРЬ УЖЕ ЖИДЫ СТАЛИ ПРОПОГАНДИРОВАТЬ ИСЛАМ...Россия ислам инст...

«Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүдә җиңү яулады, дүрт гол күпчелектә керде

Бүген «Ак Барс» Мәскәүнең ЦСКА командасына каршы уенда отты. Матч Мәскәүдә узды.

Беренче периодның дүртенче минутында, ЦСКА күпчелектә уйнаганда, Мәскәү командасы сакчысы Джереми Рой исәпне ачты (1:0). Сигезенче минутта «Ак Барс» сакчысы Митчелл Миллер гол кертте (1:1). Уналтынчы минутта Дмитрий Бучельников исәпне үзгәртте, әлеге гол да ЦСКАның күпчелеге вакытында керде (2:1).

Унсигезенче минутта «Ак Барс» та күпчелектә уйнавыннан файдалана алды, Кирилл Семёнов гол кертте (2:2).

Икенче периодның бердәнбер алкасы егерме минутлык тәмамланганда керде, гол авторы – Александр Барабанов. Бу алка да «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда керде (2:3). Ике көн элек «Ак Барс» күпчелектә уйнау өчен җавап бирүче тренерын алмаштырган иде, бу вазифада эшләргә Алексей Тертышный урынына Константин Шафранов килде.

Өченче период голларсыз узды. Әлеге җиңү «Ак Барс» өчен рәттән дүртенчсе булды.

Командалар составы:

ЦСКА

  • Гамзин (Мартин);
  • Бучельников – Карнаухов – Дроздов, Нестеров – Ерёменко;
  • Коваленко – Зернов – Полтапов, Провольнев – Рой;
  • Гурьянов – Гарднер – Спронг, Саморуков – Уильямс;
  • Долженков – Янченко – Абрамов, Патрихаев – Шуравин.

«Ак Барс»

  • Билалов (Бердин);
  • Яшкин – Семёнов – Алистров, Лямкин – Миллер;
  • Денисенко – Хмелевский – Барабанов, Карпухин – Марченко;
  • Биро – Сафонов – Галимов, Фальковский – Князев;
  • Дыняк – Фисенко – Кателевский (Җамалтдинов).

14 октябрьдә «Ак Барс» Уфада «Салават Юлаев» командасына каршы көч сынашачак.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх