На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстанда авария урыныннан качып киткән BMW йөртүчесе хөкем карарын тыңлады

Казанда суд үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте өчен BMW автомобиленең 36 яшьлек йөртүчесенә карата хөкем карары чыгарды. Бу хакта ТР прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Суд ачыклаганча, 6 гыйнвар иртәсендә Биектау районында, М7 трассасында BMW X5 автомобиленең исерек хәлдәге йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «Лада Приора» белән бәрелешкән.

Шуннан соң ул авария урыныннан качып киткән.

Нәтиҗәдә, «Лада Приора» автомобиленең йөртүчесе һәлак булган.

BMW автомобиленең йөртүчесе үз гаебен өлешчә таныды һәм исерек булмавын әйтте.

Суд аны гомуми режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәү шарты белән алты елга ирегеннән мәхрүм итте. Моннан тыш, ул өч елга транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан да мәхрүм ителде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх