На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Мәскәүнең өч аэропортында самолетларны кабул итү һәм җибәрү вакытлыча туктатылды

Башкаланың Внуково, Домодедово һәм Жуковский аэропортлары һава судноларын вакытлыча кабул итми һәм җибәрми. Бу хакта Росавиациядә белдерделәр.

«Мәскәү төбәгенең өч аэропорты – Внуково, Домодедово һәм Жуковский аэропортлары эшенә вакытлыча чикләүләр кертелде», - диелә хәбәрдә.

Внуково һәм Домодедово аэропортлары һава судноларын 01:17 (Мәскәү вакыты буенча) сәгатьтән башлап вакытлыча кабул итми һәм җибәрми, ә Жуковский аэропорты – 01:46 сәгатьтән.

Моңарчы без шулай ук «Казан» аэропортында чикләүләр кертелү турында хәбәр иткән идек. Аэропорт иртәнге 7:00 сәгатьтән авиарейсларны вакытлыча кабул итми һәм җибәрми.

Росавиация мәгълүматлары буенча, чикләүләр очышларның иминлеген тәэмин итү өчен кертелгән.

UPD. 07:58 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) Внуково, Домодедово һәм Жуковский аэропортларында кертелгән чикләүләр гамәлдән чыгарырылды. Бу хакта Росавиация хәбәр итә.

Ссылка на первоисточник
наверх