На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Анатолий Шутиков: Татар, рус, кытай телендәге әсәрләр белән Кытайга гастрольгә барабыз

Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Халык уен кораллары оркестры XXXII сезонын ачты. Ул яңа ачышларга, гастрольләргә бай булачак. Ачылыш концертында классик әсәрләр дә, оркестр өчен махсус эшкәртмәдә заманча авторларның әсәрләре дә яңгырады, дип хәбәр итә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте.

Петр Чайковскийның фортепиано һәм оркестр өчен «Беренче концерт»ын махсус кунак Федор Орлов башкарды. Талантлы яшь пианист – Сергей Рахманинов исемендәге халыкара конкурс, «Кытай һәм Россия кубогы» халыкара конкурсы һәм башка халыкара бәйгеләр лауреаты, гран-при иясе. Бу юлы да Федор Орлов классик музыка яратучыларны таң калдырды.

Сүз уңаеннан, оркестр октябрь азагында Кытай Халык республикасына гастрольгә җыена. Октябрь азагыннан ноябрьгәчә сузылган турне вакытында Кытайның 15 шәһәрендә чыгыш ясау көтелә. Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Анатолий Шутиков әйтүенчә, алар татар, рус һәм кытай телендәге әсәрләр әзерләгән. Программада шулай ук Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, җиңү темасына багышланган әсәрләр дә бар. Шунысын да искәртик, Россия һәм Кытай мөнәсәбәтләре тарихында мондый зур турне беренче тапкыр оештырыла. Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге оркестрны хаклы рәвештә дуслык күперен ныгытучылар дип атарга була, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх