На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Синоптик Ильин Татарстанда бу атнада суытачагы турында кисәтте

Казанда 10 һәм 11 ноябрьдә +5..+6 градус җылы булуы көтелә. Әмма урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин, дип хәбәр итте «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин «Татар-информ» агентлыгына.

«Чәршәмбе Татарстан башкаласында суытачак. Көндез температура +1 градустан да югары күтәрелмәячәк. Явым-төшем көтелми, әмма дымлылык югары булыр дип фаразлана, шуңа күрә бик үк җылы тоелмаячак.

Җилнең тизлеге секундына 3 метр тәшкил итә», - диде синоптик.

Чәршәмбедән пәнҗешәмбегә каршы төндә шәһәрдә бозлы яңгыр көтелә, хәтта кар да яварга мөмкин. Шәһәрдә -1 градуска кадәр суытачак, әмма көндез ТР башкаласына җылы фронт килә, шул сәбәпле кар урынына яңгыр явачак.

«Пәнҗешәмбе көндез Казанда максималь температура +5..+7 градус тәшкил итәчәк. Җомга көнне дә шундый ук күрсәткечләр көтелә. Соңгы эш көннәрендә җил секундына 9-14 метрга кадәр көчәя», - дип өстәде Ильин.

Республикадагы һава торышына килсәк, дүшәмбе көнне Татарстанның көньягында бераз яңгыр явачак, әмма республиканың күпчелек өлешендә явым-төшемнәр көтелми, һава температурасы +5..+6 градус тәшкил итәчәк.

Сишәмбе республикада +4..+5 градус җылы була, әмма яңгыр көтелә. Бу көнне бары тик Чувашия чигендә генә көн аяз булырга мөмкин.

Чәршәмбе көндез Татарстанда явым-төшем көтелми. Температура 0 градуска кадәр төшәчәк.

«Пәнҗешәмбе җылы һава массалары киләчәк, көндезге сәгатьләрдә температура 0..+7 градус тәшкил итә. Җомга көндез республика территориясенең күпчелек өлешендә +5..+7 градус җылы булачак», - дип сүзен төгәлләде Ильин.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.

ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх