Чирмешән районы авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә, крестьян-фермер хуҗалыкларында бер баш шартлыча терлеккә 40 центнер азык берәмлеге әзерләү бурычы куела. Бүгенге көнгә әлеге планның үтәлеш күрсәткече 17,4 центнер тәшкил итә. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 14 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, бер баш шартлы терлеккә азыкның иң күбе «Сөлчә» җәмгыятендә – 30,2 центнер (387 баш мөгезле эре терлек, шуның 113е – савым сыеры), «Әккәрәй»дә – 26,9 центнер (479 терлек, 207е – савым сыеры), «Ильхан»да – 15,5 центнер (1514 баш терлек, шуның 766сы сыер) әзерләнгән.
Шәхси хуҗалыкларда барлыгы шартлы рәвештә 4146 баш терлек асрала. Халык алар өчен 6 мең 500 тонна азык әзерләнгән, тиешленең 52,3 проценты. Бу яктан Кармыш, Иске Котыш, Иске Кади авыл җирлекләре мал тотучылары өлгер.
«Кибеткә кергәч, үзебез дә әйләндереп-әйләндереп, ипинең «свежиен», тәмлесен сайлыйбыз. Шуның сыман, терлеккә дә вакытында әзерләнгән, витаминнарга бай, сусыл, картаймаган азык кирәк. Бүген берьеллык үләннәрнең, әйтик, арпа, солы, викадан торган кушылма азык культураларының өлгергән чагы, аларны, сабакларын картайтмыйча, сенажга ярарлык вакытында базларга тиз арада салу зарур. Күпьеллык үләннәрне икенче кат чабып алу вакыты да җитте», – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары, зоотехник Ильяс Гатауллин.
«Бу көннәрдә безнең хуҗалыкта терлек азыгы әзерләргә унлап берәмлек техника җәлеп ителде. Яңа Элмәледә бер сенаж базын тутырдык, икенчесенә ташыйбыз. Параллель рәвештә печән хәстәрлибез. Азык әзерләүчеләрне төш вакытында һәм кичен кырда ук тукландыру оештырылган», – «Сөлчә» җәмгыяте җитәкчесе Хәмзә Хамматов.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии