На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Миңнеханов Азәрбайҗан белән дуслыкны ныгыткан өчен «Достлуг» ордены белән бүләкләнде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Достлуг» («Дуслык») ордены белән бүләкләнде. Бүләкне аңа Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев тапшырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Орден Азәрбайҗан белән башка дәүләт арасында мәдәни, дустанә һәм икътисади багланышларны үстерүдәге аерым казанышлар, халыклар арасында дуслыкны ныгытуга аерым өлеш керткән, илләр һәм төбәкләр арасында тотрыклылык һәм тынычлык урнаштырудагы югары казанышлар өчен бирелә.

Аны чит ил гражданнарына да, азәрбайҗаннарга да тапшырырга мөмкин.

«Сез безнең элемтәләрне ныгыту өчен бик күп эшлисез. Татарстанның тугандаш халкына уңышлар һәм чәчәк ату телим», - диде Илһам Алиев.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Азәрбайҗан арасындагы дуслыкка Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм азәрбайҗан халкының гомуммилли лидеры Гейдар Алиев арасындагы җылы мөнәсәбәтләр нигез салган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх