На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

9-16 яшьлек яшүсмерләр өчен гаджетсыз җәйге сменалар башлана

«Хәйдәр» өлгергәнлек үзәге 9-16 яшьлек ир балаларны җәйге сменага чакыра. Алты көнлек сменалар Татарстанның Югары Ослан районының Ташевка авылында тәҗрибәле педагоглар һәм остазлар җитәкчелегендә уза. Хәзер 23-28 июньдә узачак сменага балалар җыела. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җәйге сменалар программасы тормыш һәм үсеш мәктәбе буларак оештырылган: балалар педагоглар, психологлар һәм тәрбиячеләр белән бергә тормыштагы хәлләрне тикшерәчәкләр һәм килеп туган проблемаларны хәл итәргә өйрәнәчәкләр. Барлык дәресләр мөстәкыйльлек, җаваплылык, кыюлык кебек сыйфатларга ирешүгә, ярдәмләшү һәм анализ ясауга корылган.

Балаларны социаль челтәрләр урынына тормышчан аралашу көтә – алар дус булырга, бергәләп эшләргә һәм мөстәкыйль рәвештә бурычларны хәл итәргә өйрәнәчәк. Шулай ук физик чыныгу да мөһим – алар походларга барачак, саф һавада спорт уеннары һәм күнегүләр белән шөгыльләнәчәк. Программаның төп өлеше булып рухи үсеш – дин һәм әхлак нигезләре дәресләре торачак, алар яшүсмерләргә үтемле һәм аңлаешлы итеп биреләчәк. Атна дәвамында малайлар шулай ук көнкүрешне алып бару, урманда юл табу, столярлык, учакта ашарга пешерү, уктан ату һ.б. буенча бик кирәкле гамәли күнекмәләр алачак, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.

me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх