На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Азнакайда кар чистарту техникасының әзерлеген бәяләделәр

Азнакай шәһәре һәм район юлларын кардан һәм боздан чистарту өчен 70кә якын махсус техника кулланылачак, бүгенгә аларның барысы диярлек әзерләнгән. Бу хакта «Азнакай-информ» яза.

Юл техникасының әзерлеген тикшерү «Актүбә муниципаль унитар предприятиесе»ннән башланып, шәһәрнең Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы предприятиедә дәвам итте.

Биредә кышкылык чорда 16 берәмлек техника хезмәт күрсәтәчәк, барысы да төзек. Предприятие җитәкчесе Рөстәм Девликамов белдерүенчә, юлларга һәм тротуарларга сибү өчен 380 тонна тоз-ком катнашмасы, 600 тонна ком, 15 тонна тоз да әзерләп куйганнар.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин техникаларны караганнан соң, предприятие коллективы белән дә очрашып, аларның ел әйләнә алып барган нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Азнакай автомобиль юллары идарәсендәге техникалар да рәт-рәт булып тезелеп, кар яуганны көтеп тора. Идарә карамагында бүген 590 чакрым юл исәпләнә, алар хезмәт күрсәткән башка районнарны да санасаң, ул 900 гә җитә, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх