На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Ахтырченко
    Самоуправление региона- это не значит выходить в эфир на общегосударственных каналах России на своём региональном язы...Әгъзам Гобәйдулли...
  • Evgenija Palette
    ТЕПЕРЬ УЖЕ ЖИДЫ СТАЛИ ПРОПОГАНДИРОВАТЬ ИСЛАМ...Россия ислам инст...
  • Андрей Зарубкин
    Разве татары в России не знают русский язык?Ләйлә Фазлыева Та...

«Татнефть» компаниясе уздырган бәйгедә Лениногорск чишмәсе өченче урынны алды

«Төзекләндерелгән чишмәләрнең эстетик торышын саклап калу һәм суның сыйфатын яхшырту өчен» конкурсында катнашкан чишмәләрнең җиңүчеләре билгеле булды. Лениногорск шәһәренең читендә урнашкан «Рассказов ключ» чишмәсе әлеге бәйгедә лаеклы рәвештә өченче урынны алды. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.

2025 елда инде 31 нче тапкыр уздырылган конкурс «Татнефть»нең экологик һәм социаль сәясәтенең мөһим өлеше булып тора.

Бу ярыш кына түгел, ә нефтьчеләрнең һәм төбәктә яшәүче халыкның табигый ресурсны – эчә торган суны саклау буенча уртак эше. Катнашучылар тырышлыгы белән ташландык чишмәләр тәртипкә китерелә һәм яраткан ял итү урыннарына әверелә.

Жюри әгъзалары суның яхшы химик составын һәм суны алуның уңайлылыгын билгеләп үттеләр, керү юлларының һәм чүп контейнерларының булуын, чишмәнең һәм аның территориясенең бизәлешен, ландшафт белән ярашуын, оригиналь техник чишелешләрнең кулланылышын бәяләделәр.

Әлеге чишмә «Лениногорскнефть» идарәсенең газ цехы коллективының игътибарлы, сакчыл карашында тора. Идарә коллективында чишмәнең исемен Николай Меркулов белән бәйлиләр. Ул игелекле эшен 1993 елда, нефть һәм газ чыгару идарәсе начальнигының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары булып эшләгәндә башлый. Кешеләр турында кайгырту сыйфаты аңарда өстенлек иткән, бүгенге көндә исә Лениногорск газ цехы хезмәткәрләре дә аның бу сыйфатын үрнәк итеп алып, игелекле эшне дәвам иттерәләр.

«Чишмәләр – Лениногорск районының горурлыгы. Беренче нефть табучылар җирлегендә 260тан артык чишмәләр бар. Аларның күпчелеген компаниянең нефтьчеләре төзек һәм тиешле хәлдә тота.

«Рассказов ключ» чишмәсе конкурс кысаларында гына түгел, ә «Татнефть»нең 75 еллыгында, «Лениногорскнефть» идарәсенә 80 ел тулу уңаеннан төзекләндерелде. Монда барысы да үз көчебез белән эшләнгән», - дип билгеләп үтте цех начальнигы Айрат Кашапов.

Чишмәдә соңгы тапкыр төзекләндерү эшләре 2017 елда башкарылган булган. Кышкы чорда су ала торган өлеше боз белән капланган, баскычларда өстәмә култыксалары булмаган.

«Монда су алырга килүчеләрнең теләкләрен искә алып эшләдек. Бу урын популяр, ягъни әлеге чишмәгә су алырга килүчеләр күп. Халык суның составы яхшы дип бәяли», - ди Айрат Кашапов.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх