Әгерҗе районының элеккеге хакимият башлыгы Нурулла Бәһрәмов 13 июньдә 82 яшендә вафат булган. Республика җитәкчелеге аның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.
Нурулла Бәһрәмов 1942 елның 14 октябрендә Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Түбән Шөн авылында крестьян гаиләсендә туа.
1965 елда Максим Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, Бәһрәмов ТАССРның Алабуга районы «Кама» хуҗалыгында баш агроном буларак хезмәт юлын башлый.
1971 елда «Азинский» совхозын җитәкли, ә 1976 елдан Алабуга районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазифасын башкара. Дүрт елдан соң аны халык депутатларының Алабуга район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлыйлар.1984 елда Бәһрәмовны ТАССРның Әгерҗе районына күчерәләр. Башта ул КПССның район комитеты беренче секретаре була, ә 1991 елда Әгерҗе районы хакимиятен җитәкли. 1994 елдан Чаллы, Менделеевск, Тукай районнарында предприятие һәм оешма җитәкчесе вазифаларын башкара.
Нурулла Бәһрәмов шулай ук XI һәм XII чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана.
«Масштаблы бурычларны хәл итәргә туры килгән барлык участокларда да ул һәрвакыт игътибарлы, кешеләрнең ихтыяҗларын үтәргә әзер җитәкче булып калды», - диелә кайгынамәдә.
Аерым алганда, Бәһрәмов Әгерҗе районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертте. Аның җитәкчелегендә анда торак пунктлар төзекләндерелә, социаль-мәдәни объектлар төзелә, юллар асфальтлана, агросәнәгать комплексында җитештерү куәтләре булдырыла.
Нурулла Бәһрәмовның күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге югары бүләкләр белән билгеләп үтелде, алар арасында Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» һәм «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләре, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы бар.
«Н.Б.Бәһрәмовның тормыш юлы иҗади хезмәт һәм җәмгыятькә файда китерү омтылышы белән тулы иде. Эшкә тугрылыгы, куелган максатка ирешүдә үҗәтлеге, һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә ул хезмәттәшләре һәм җәмәгатьчелек арасында зур абруй казанды. Бәһрәмов Нурулла Бәһрәм улының якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр», - дигән сүзләр белән төгәлләнә кайгынамә тексты.
Кайгынамәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «ТР муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, республиканың Әгерҗе һәм Алабуга муниципаль районнары башлыклары Ленар Нургаянов һәм Рөстәм Нуриев имзалаган.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии