На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...
  • Владимир Соловьев
    ЧТО - ЧТО?!Илназ Фазуллин: «...

Александр Тыгин капиталь ремонт өчен аерым квитанция бирү сәбәбен аңлатты

Татарстанда яшәүче кайбер кешеләр «Татэнергосбыт»тан капиталь ремонт өчен аерым квитанция алган. Бүген ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин «Татарстан онлайн» туры эфирында моның сәбәбен аңлатты.

«Моңа гаҗәпләнергә кирәкми, бу – төбәк операторы белән «Энергосбыт» арасындагы нормаль килешү процедурасы, республиканың төбәк операторы акчаны шунда җыя, аның карамагында 16 меңгә якын йорт бар.

Счет ни өчен аерыммы? Бу әлеге йортларга торак-коммуналь хезмәтләр буенча башка исәп-хисап үзәгендә хезмәт күрсәтелә яки идарәче компания яисә торак милекчеләре ширкәте аларны мөстәкыйль рәвештә исәпли дигән сүз. Әмма аларның тупланган акчасы төбәк операторында», - дип искәртте ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, «төбәк операторы исәп-хисап ясый, аларны «Энергосбыт»ка тапшыра, ә «Энергосбыт» квитанция формалаштыра».

«600гә якын йорт үз вакытында мондый эш белән колачлап алынмаган, закон нигезендә тиеш булсалар да, акчаны мөстәкыйль рәвештә күчермәгән. Хәзерге вакытта өстәмә рәвештә исәпләү хакында сүз бара. Тулаем алганда, республикада бурыч суммасы күрсәтелгән 30 меңгә якын шәхси счет бар», - диде Тыгин.

Ул мондый очракларда торак-коммуналь хезмәтләр өчен төп квитанциядә капиталь ремонт өчен аерым графа булмавын әйтте.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх