На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Татары, пошли вон с русскоязычных сайтов. ИЛИ ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ - НА РУССКОМ...Фәрит Мөхәммәтшин...
  • Владимир Ахтырченко
    Самоуправление региона- это не значит выходить в эфир на общегосударственных каналах России на своём региональном язы...Әгъзам Гобәйдулли...
  • Evgenija Palette
    ТЕПЕРЬ УЖЕ ЖИДЫ СТАЛИ ПРОПОГАНДИРОВАТЬ ИСЛАМ...Россия ислам инст...

Миңнеханов төрле һава торышында юлны карау өчен техниканың әзерлеген тәэмин итәргә кушты

Көзге-кышкы чор җитү белән, гражданнарның көнкүрештәге иминлеген тәэмин итү буенча кичектереп булмый торган катлаулы мәсьәләләр килеп чыга. Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

Исегезгә төшерәбез, киләсе атнада температураның төшүе, кар явуы көтелә.

Миңнеханов юл хезмәткәрләрен кышкы режимда эшли башларга әзер булырга чакырды. «Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, Идел-Нократ идарәсенә, муниципаль берәмлекләр башлыкларына юл техникасының һәм бозга каршы материалларның тулы әзерлеген, һәр төрле һава торышы шартларында да барлык категория автомобиль юлларын норматив дәрәҗәдә карап тотуны тәэмин итәргә кирәк. Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсе белән берлектә, катлаулы һава шартларында юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын киметергә кирәк. Район башлыкларына кыска вакыт эчендә 2026 елга юл-урам челтәренә хезмәт күрсәтүгә контрактлар төзү эшен тәмамлау зарур», – диде республика Рәисе.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш министрлыгына башлыклар белән берлектә коммуналь хезмәтләрнең һәм идарәче компанияләрнең җәмәгать урыннарын, ишек алларын һәм җәяүлеләр зоналарын кышын карап тотуга, карны вакытында җыеп алуга һәм чыгаруга, бу территорияләрдән бозны бетерүгә әзерлеген тәэмин итәргә кушты. «Бу — безнең гражданнар өчен мөһим мәсьәләләр. Аларны даими контрольдә тотарга кирәк», – дип игътибарын юнәлтте ул.

Аның әйтүенчә, ел саен ноябрьдән февральгә кадәр республикада янгыннар саны һәм һәлак булучылар саны артуы күзәтелә.

Шул сәбәпле, Миңнеханов муниципалитет башлыкларына, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Социаль яклау, Газ хезмәте, идарәче компанияләр бүлекчәләренә шәһәр һәм районнарда ведомствоара профилактик төркемнәр булдырырга, торак йортларда, аеруча күп балалы гаиләләр, ялгыз өлкәннәр белән профилактик әңгәмәләр үткәрергә кушты.

Ул шулай ук халыкны янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтү, аз керемле гаиләләргә пич ягу һәм электр үткәргечләрен ремонтлауда социаль ярдәм күрсәтү, гаммәви мәгълүмат чаралары аша янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәм халык арасында янгынга каршы тематикадагы материаллар тарату буенча эшне көчәйтергә чакырды.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов газ җиһазларының куркынычсызлыгына басым ясады. Җылыту сезоны башланганнан бирле Казанда өч кеше, шул исәптән өлкән яшьтәге хатын-кыз, ис газыннан агуланып зыян күргән. Әлмәттә ике кечкенә бала хастаханәгә озатылган. Шул сәбәпле ул газ хезмәтләренә һәм идарәче компанияләргә гражданнарга газ җиһазларын куркынычсыз куллану кагыйдәләре турында хәбәр итәргә, фатир һәм йорт эчендәге газ челтәрләренең торышын контрольдә тотуны көчәйтергә, төтен юлларын һәм җилләтү каналларын тикшерергә кушты.

«Барлык хезмәтләрдән һәм җаваплы затлардан бу мәсьәләләргә максималь җаваплылык белән карауларын сорыйм», — дип йомгаклады Татарстан Рәисе.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх