Иртәгә Төркиянең Аланья шәһәрендә IX Халыкара сәнгать күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәне Аланья шәһәре хакимиятенең чит ил кешеләре эшләре буенча комитеты оештыра. Күргәзмәдә Казан сәнгать училищесын һәм Казан федераль университетын тәмамлаган рәссам-мастер Илшат Нәбиуллин катнаша.
«Күргәзмә Аланьянең мәдәни үзәгендә – Saray, İsmet Hilmi Balcı Cd.
No:4 адресында ачыла. Күргәзмәдә Илшат Нәбиуллин композитта эшләнгән рәсемнәрне, шулай ук бакыр һәм череми торган корычтан ясалган татар орнаменты белән бизәлгән лалә чәчәге эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Анталья татарлары» татар җәмгыяте җитәкчесе Оксана Назарова.Илшат Нәбиуллинның «Мирскийның соңгы көне» акрил, композит 200×100 см. «Җәй» картинасы – акрил, композит 125×78 см. Милли мотивлы «Лалә» чүкеп ясалган яктырткыч 32×32 биеклеге 51 см. Материаллар: бакыр, череми торган корыч, гранит кебек эшләре тәкъдим ителәчәк.
- Илшат Нәбиуллин – 1986 елда Казанда туган, Казан сәнгать училищесында металлны нәфис эшкәртү бүлегендә Игорь Башмаковта укыган. Казан федераль университетының «интерьер дизайны» педагогы белгечлеге буенча тәмамлаган. 2018 елдан Төркиядә яши. 2022-2023 елларда Аланьядә «Art studio» интерьер һәм мебель салонын гамәлгә куюда катнаша. Хәзерге вакытта Төньяк Кипр резиденты. Искеле шәһәрендә яши. Шәхси заказлар һәм төрле онлайн проектлар белән шөгыльләнә.
Свежие комментарии