На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    свердловск, мачете.. дашь сала, турында... какие грозные речи... только кутак их разберёшьСвердловск мөфтие...
  • Михаил Фадеев
    Так, у нас что - власть поменялась, ценная спесьялиста Кремль и телеграф захватила?Әлмәттә хәрбиләрн...
  • valeri bolgov
    Это что за хрень. Россиянам навязывают учить татарский? ИМиңнеханов Казанн...

«Татарстан» радиосында Нәбирә Гыйматдинова повесте буенча радиоспектакль әзерләнә

«Татарстан» радиосында Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк...» повесте буенча радиоспектакль әзерләнә. Ул 12, 13 октябрьдә эфирга чыга. Бу хакта «Татар-информ»га шагыйрә, журналист Дания Нәгыйм хәбәр итте.

Рольләрне Г.Камал, К.Тинчурин, Г.Кариев театрларының танылган актерлары башкара: Альбина Гайзуллина, Резедә Сәләхова, Булат Гатауллин, Илнур Закиров, Дания Нурлы, Илдус Әхмәтҗанов, Гөлчәчәк Хафизова һәм Алинә Мөдәррисова. Шулай ук әлеге спектакльдә радио хезмәткәрләренең дә тавышларын ишетә алачаксыз.

Инсценировканы Дания Нәгыйм эшләгән. Режиссеры – Рамил Һидиятулла.

Радиоспектакль ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнгән.

Премьераны 12 октябрьдә 13:10 һәм 15:10 сәгатьтә, 3 һәм 4 серияләрен 13 октябрьдә 15:10 һәм 16:10 сәгатьтә тыңларга була.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх