На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Алинә Заһитованың боз тамашасы этностильдә эшләнәчәк

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова үзенең боз тамашасын этностильдә эшләргә ниятли. Татарстан Республикасы көненә багышланган шоу Казанда 29-31 августта узачак. Бу хакта Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты порталы хәбәр итә.

Фигуралы шуучы сүзләренчә, шоу үткәнне, бүгенге көнне һәм киләчәкне берләштерәчәк.

Тамашаның асылы аның атамасында чагылыш тапкан, ул «Вакыт сакчылары» дип атала.

«Без мөселман стилендә эшләргә тырышабыз, анда фэшн элементлары да булачак», - диде фигуралы шуучы «Алеко» Youtube-каналына биргән интервьюсында.

Алинә Заһитова шулай ук үзе һәм башка артистлар киячәк этник костюмнарның эскизларын да күрсәтте. Аның сүзләренчә, ул аларны шәхсән үзе әзерләгән. Спортчы бөтен шоу дәвамында «боздан чыкмаячагын» вәгъдә итте.

 

Ссылка на первоисточник
наверх