На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Апас районы Дәвеш җирлегендә батырларның исеме мәңгеләштерелде

Апас районында махсус хәрби операциядә һәлак булган батыр егетләрнең исемен мәңгеләштерү эше дәвам итә. Казанда эшләп килүче «Апас» якташлык җәмгыяте әлеге эшкә зур өлеш кертә. Авыл җирлеге, мәктәп коллективы, «Яшь армиячеләр» белән бергәләп, батырлар, аларның әти-әнисе яшәгән йортларга хәтер такталары куела.

Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева яза.

Дәвеш җирлегендә дә шундый хәтер чарасы узды. Махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган Зиннәтуллин Ильяс Данир улы яшәгән йортка мемориал такта куелды.

Зиннәтуллин Ильяс Данир улы Дәвеш авылында яшәде. Ул контрак төзеп махсус хәрби операциядә катнаша. 2023 елның 16 мартында батырларча һәлак була. Дәвеш авылы зиратында җирләнде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх