На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ЧТО ЭТО ЕЩЕ ЗА ВЫЛАЗКИ, ГДЕ ЭТО НИКОМУ НЕ НУЖНО? ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ В РОССИИ, РУССКОМ ЯЗЫКЕ... Да и просто, ...Рөстәм Миңнеханов...
  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...

Казан кооператив институтында «Тукайга мәхәббәт илә...» бәйгесе җиңүчеләрен котладылар

Казан кооператив институтында VI Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләделәр. «Тукайга мәхәббәт илә...» бәйгесе шагыйрь Габдулла Тукайның шигырьләре һәм «Туган телем» номинацияләре тәкъдим ителде.

«Конкурска 550гә якын видеоэшләр кабул ителде. Меңнән артык кеше катнашты. Татарстан район мәктәп-гимназиясе, лицей, балалар бакчаларыннан тыш, чит төбәкләрдән Башкортстан, Коми, Чувашия, Марий Эл республикалары, Түбән Новгород, Оренбург өлкәләре, Пермь крае катнашты.

Студентлар, төрле яшьтәгеләр, төрле һөнәр ияләре Тукай шигырьләрен сөйләде. Араларында Тукайга багышлап шигырь язучылар да бар иде», - диде «Татар-информ»га Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Чара татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын башкару белән башланган. Аны Төркия һәм Юнесконың алтын медаль иясе, Бөтендөнья халыкара конкурслар лауреаты, җырчы Гөлнара Хәйруллина башлап җырлаган.

Нәфис сүз остасы, педагог Зифа Гәрәева Габдулла Тукайның «Гыйлемнәр бакчасында» шигырен башкарган. Аның укучысы, Дәрдемәнд премиясе лауреаты, «Адымнар» күптелле комплексының 10 класс укучысы, конкурсның беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек булган Әнвәр Хәертдинов Габдулла Тукайның «Монафикъка» шигырен сәнгатьле итеп укыган.

Казан шәһәренең «Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте»ннән Раян Шакиров Тукайга багышлап үзе язган шигырен сөйләгән. «Казанның Татар телендә белем бирүче «Галәм» гимназиясеннән Самирә Гәрәева, Казанның 149 нчы лицееннан Дилә Гарипова, Казанның 175 нче гимназиясеннән Мостафа Закиров, Казан педагогия көллиятеннән Айгөл Ваһапова чыгышы да алкышларга күмелде», - диде Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

Татарстанның Арча районы Сәйяр Галиуллин Габдулла Тукайның «Пар ат» җырын башкарган. Казанның 16 нчы гимназиясеннән Зиннур Фазылҗанов Габдулла Тукайның «Көтмәгәндә» дигән шигырен театраль тамаша буларак күрсәткән.

Флюра Абдуллина Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиеваның сәламен җиткергән. Бәйгенең җиңүчеләренә дипломнар, «Шүрәле бозда» симфоник оркестрлы боз тамашасына билетлар тапшырганнар.

«Меценатлык эшчәнлеге өчен Мансур Һашимовка Россия кооперация университеты Алсу Нәбиева имзалаган Рәхмәт хаты һәм «Тукай түбәтәе»н бүләк иттек. «Мәскәү-Татарстан» проектының сәнгать җитәкчесе киңәшчесе Эльмира Сибгатовага Рәхмәт хаты белән бергә милли бизәкле яулык бүләк иттек», - диде ул.

Жюри рәисләреннән филология фәннәре докторы, профессор Альбина Вәлиева татар телендә сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре өчен укучыларга, әти-әниләргә, укытучыларга рәхмәтен әйткән. Шагыйрә, әдәби тәнкыйтьче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фәүзия Солтан-Галиуллина Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла исеменнән тәбрикләгән, «Туган телем» шигырен сөйләгән.

  • «Тукайга мәхәббәт илә...» конкурсын Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары оешмасы, Татарстан Язучылар берлеге, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Юнесконың дөнья мәдәнияте институты, «Терәк-опора Хәйрия фонды, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә оештырылды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх