На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Баулы районында Фәнис Яруллинга багышланган төбәкара бәйге тәмамланды

Баулы районы Кызылъяр мәктәбендә «Бәрәкәт» төбәкара иҗат фестиваленең икенче, йомгаклау көне узды. Ул якташ язучы, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның 87 еллыгына оештырылды. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә.

Бәйгегә Баулы, Ютазы районнарыннан, Башкортстаннан, Казан шәһәреннән 150гә якын кеше килде.

Татарстан Дәүләт Советы грантын откан «Бәрәкәт» проекты кысаларында оештырылган бәйге ике көн дәвам итте. Беренче көнне бәйгечеләр Фәнис Яруллинның шигырьләрен сөйләделәр, аның шигырьләренә язылган җырлар белән чыгыш ясадылар. Мәктәп кунаклары «Бәрәкәт» төбәкара талантлар фестиваленең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр.

Фестивальнең икенче көне дә мавыктыргыч булган – театр коллективлары Фәнис Яруллин әсәрләренә нигезләнгән сәхнә күренешләре белән чыгыш ясаганнар. Театраль номинациядә Кызылъяр мәктәбе, Баулы гимназиясе, Ютазы районы, Казан шәһәре укучылары катнашкан. Жюри берсеннән-берсе матур күренешләрне бәяләгән. Бу хакта «Баулы-информ» редакциясенә жюри әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессының Баулы районы бүлеге җитәкчесе Фәридә Зыярова хәбәр итте.

Җиңүчеләргә һәм призлы урын алучыларга бүләкләр һәм дипломнар тапшырылган.

Кызылъярда Фәнис Яруллин иҗатына багышланган төбәкара бәйгене алдагы елларда да үткәрергә ниятлиләр.

 

Ссылка на первоисточник
наверх