
Казанның истәлекле архитектура һәйкәлләренең берсе булган Сөембикә манарасында махсус сульфатка каршы эшкәртү эшләре башланды. Моның сәбәбе – шәһәр халкы корылма өслегендә зыян килгән эзләрне күреп хәбәр итү. Шикаять «Халык контроле» порталы аша теркәлгән. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетында хәбәр иттеләр.
Экспертлар манараның торышын бәяләү һәм барлыкка килгән дефектларның сәбәпләрен ачыклау өчен урынга килгән.
«Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы лицензияләгән подряд оешмасы һәйкәлне тикшерде, дефект барлыкка килү сәбәпләрен ачыклады. Хәзерге вакытта белгечләр цоколь өслегенең зыян килгән участокларын сульфатка каршы эшкәртүгә кереште. Кирәк булган очракта дымның капилляр үтеп керүен булдырмау өчен өстәмә чаралар күреләчәк», - дип хәбәр итте комитет рәисе Иван Гущин.
Зарарлану характерын төгәл билгеләү өчен белгечләр зыян килгән өлешләрдән материал үрнәкләрен алган һәм лабораториягә тапшырган. Үткәрелгән анализ биологик зарарланулар (шул исәптән күгәрек) булмавын күрсәткән – ачыкланган дефектлар су-тоз катламнары булып чыккан.
Проблеманы хәл итү кысаларында зарарланган участокларны чистарту, шулай ук манара нигезен сульфатка каршы эшкәртү башкарылды. Алга таба дым капиллярлап үтеп кермәсен өчен, кирпеч диварны махсус составлар белән инъекцияләү эшләре үткәрелде.
Хәзерге вакытта подрядчы күрелгән чараларның нәтиҗәлелеген бәяләү өчен объектның техник торышын мониторинглауны дәвам итә. Кирәк булган очракта манараны саклау өчен өстәмә чаралар күрү планлаштырылган.
Казанда узачак БРИКС саммитына Сөембикә манарасында өлешчә реставрация эшләре башкарылды, шул исәптән фасад яңартылды һәм кирпеч дивар торгызылды.
Эчке өлештәге эшләрне өстәмә финанслау бирелгәннән соң дәвам итәргә планлаштыралар.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии