На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Синоптиклар Татарстанда беренче кар кайчан явачагын әйтте

Агымдагы атнада Татарстанның иң төньяк һәм төньяк-көнчыгыш районнарында бераз җепшек кар яварга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте.

«Безнең төбәктә беренче кар гадәттә октябрьнең икенче-өченче декадасында ява һәм тиз эри. Республикада тотрыклы кар катламы гадәттә ноябрьнең икенче декадасы ахырында ята.

Октябрь ахырында кар яткан яки, киресенчә, декабрь башында кар яумаган еллар да булды», - дип сөйләде ул.

Бүген, 8 октябрьдә, Татарстанга бер көнгә җәйге җылылык кайтты. Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, аномаль җылылык тиз арада салкыннар белән алмаша, ә ял көннәрендә бөтенләй аномаль салкын һава көтелә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх