На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Татарстанда Башкортстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестры гастрольләре була

7 һәм 8 апрельдә Казанда һәм Чаллыда Башкортстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестрының гастрольләре узачак. Концертлар ике күрше төбәк – Татарстан һәм Башкортстанның иҗади дуслыгы юбилеена багышланган, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы.

Быел Башкортстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестры Татарстанда «Оркестровая феерия» дип исемләнгән концерт тәкъдим итә.

Тыңлаучылар «Вена вальсы короле» Иоганн Штраусның музыкасы һәм Петр Ильич Чайковскийның (2025 елда композитор тууга 185 ел тула) бөек әсәрләре белән ләззәтләнә алачак.

Кичәдә Чайковскийның иң сирәк башкарыла торган әсәрләренең берсе – «Сюита для оркестра №3» әсәре, Штраустың «Императорский», «Сказки венского леса», «Ты мое сокровище», «Тысяча и одна ночь», «На прекрасном голубом Дунае» кебек танылган вальслары, шулай ук Австрия композиторының башка әсәрләре башкарылачак. Дирижер – Дмитрий Крюков.

Тамашачыларны онытылмаслык музыкаль бәйрәм көтә. Матурлык, музыка һәм иҗади дуслык традицияләре дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Концертлар 7 апрельдә 18:30 сәгатьтә Казанның С.Сәйдәшев исемендәге концертлар залында һәм 8 апрельдө 18:30 сәгатьтә Чаллының Орган залында узачак.

Ссылка на первоисточник
наверх