
Бөгелмәдә хәрби комиссариат территориясендәге «Хәтер» хәрби дан залында махсус хәрби операция катнашучыларына дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.
Чарада хәрбиләр, аларның туганнары һәм якыннары, иҗтимагый берләшмәләр, дәүләт оешмалары вәкилләре, кадетлар һәм яшь армиячеләр катнашты.
Бөгелмәлеләрнең батырлыгы – ул чын геройлык һәм кыюлык үрнәге», – дип ассызыклады район башлыгы Дамир Фәттахов. «Без Ватаныбызның тынычлыгы һәм азатлыгы өчен гомерен корбан иткән һәр геройга мәңге рәхмәтле булачакбыз! Алар безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак!» - диде ул.
Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә, рядовой Александр Ишков үлгәннән соң батырлык, кыюлык һәм фидакярлек өчен Батырлык ордены белән бүләкләнде. Бүләкне аның апасы Любовь Алексеевнага шәһәр мэры Дамир Фәттахов һәм Бөгелмә хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов тапшырды.
Шулай ук үлгәннән соң Батырлык ордены белән рядовой Рөстәм Лукашев бүләкләнде – бүләкне аның абыйсы Руслан Юрьевичка тапшырдылар.
Рядовой Александр Кузьмин үлгәннән соң Жуков медале белән бүләкләнде. Бүләкне аның әнисе Инна Петровна кабул итте.
Ефрейтор Тимур Ибраһимов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Аны хәрбинең әнисе Миңнекамал Зәкиян кызына тапшырдылар. Рядовой Виталий Титов шулай ук «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде, бүләкне аның хатыны Елена Сергеевна алды.
Кече сержант Роберт Габделхаков берьюлы ике бүләккә – II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале һәм II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медаленә лаек булды. Аларны хәрбинең әнисе Сәрия Ядкәровнага тапшырдылар.
Моннан тыш, Жуков медале белән рядовой Ренат Фәррахов бүләкләнде. Бүләкне аның әтисе Заһит Заһретдин улы алды.
Тантанада катнашкан лейтенант Константин Соколов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
Дамир Фәттахов барлык хәрбиләргә хәрби бурычларына тугры булулары һәм илнең мәнфәгатьләрен яклау бурычларын лаеклы үтәгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Сезнең батырлык – Бөгелмәдә яшәүче һәркем өчен кыюлык һәм патриотизмның чын үрнәге, дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юлламасында сөйләгәнчә, махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыклары өчен 17 татарстанлыга «Россия Герое» исеме бирелгән, шуларның 8е бу исемгә үлгәннән соң лаек булган.
Миңнеханов ассызыклаганча, 3285 татарстанлы үлгәннән соң батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии