На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...
  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...

Равил Фәйзуллин: «Татмедиа» җитәкчелеге, өлкән һәм яшь шагыйрьләр бер фикердә

Казанда узган «Яңа исем» әдәби лабораториясе «Биш буын шагыйрьләре бергә» дип аталган әдәби чарада төрле яшьтәге иҗат әһелләре, каләм осталары катнашты. Татарстанның халык язучысы, «Татмедиа» АҖ генераль директоры киңәшчесе Равил Фәйзуллин да чара хакында фикерләре белән уртаклашты.

«Мин инде өлкән булсам да, «Татмедиа»да хезмәт куеп йөрим.

Шуңа күрә бу чараның оешытырылуы миңа зур куаныч. Монда инде биш буын, дип сөйләштек. Аларның бит әле 6 буын итеп тә исәпләү мөмкин. Хәсән Туфаннар, Сибгат Хәкимнәр, Нәкый Исәнбәтләр буыны да бар. Чыннан да яшьләр өчен шәп мөмкинлек булды бу. «Татмедиа» җитәкчелеге, өлкән һәм яшь шагыйрьләр бер фикердә.Үзебезнең телебезне, рухи байлыгыбызны саклап калудан һәм яшь иҗатчыларны күтәрүдән файдалылыгы гыйбарәт тә инде бу чараның», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шулай ук Равил Файзуллин әдәбият өлкәсенә талантлы яшьләр килүен дә ассызыклады.

«Өметле яшьләр булуы сөендерә. Дөресен әйткәндә узган гасырның 90нчы елларында алар милли күтәрелешнең, кузгалышның җимешләре иде. Алга таба менә яңа буын шагыйрьләр дә үзләрен лаеклы күрсәтүне, традицияләрне саклауны дәвам итәләр», – дип билгеләде әңгәмәдәш.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Чара Яшьләр скверында урнашкан фронтовик әдип Фатих Кәримгә чәчәкләр салу белән йомгакланды.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.

me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх