На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

17 июльдән Казаннан Пермьгә «Метеор» судносында барып булачак

16 июльдән Түбән Новгород – Казан — Чайковский – Пермь «елга элемтәсе»нә старт бирелә. Пассажирларны «Метеор» суднолары су асты канатларында ташый башлыйлар. Бу хакта Телеграм-каналда Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы рәисе Евгений Люлин сөйләде.

«1200 километр озынлыктагы сәяхәт, Казанда һәм Чайковскийда төн кунарга тукталып, өч көнгә исәпләнгән», - дип аңлатты сәясәтче.

«Сәфәр вакытында Идел һәм Кама ярларының матур күренешләре белән ләззәтләнергә, Пермь краеның истәлекле урыннары белән танышырга, Түбән Кама һәм Чайковский шлюзларының эшен күрергә мөмкин булачак», – дип тасвирлады Люлин сәяхәтне.

«Метеор 120Р», Түбән Новгородтан 16 июль иртәсендә чыгып, шул ук көнне Казанга барып җитәчәк. Төн кунганнан соң судно, 17 июль иртәсендә ТР башкаласын калдырып, кичкә Чайковскийга килеп җитәчәк. 18 июль иртәсендә тизйөрешле теплоход Пермьгә юл тотачак, көннең икенче яртысында ул Пермьгә килеп җитәчәк.

«Метеор» 19 июльдә юлга кузгала. 19 июль төнендә судно Чайковскийда тукталачак, ә 20 июльдә – Казанда. Түбән Новгородка теплоход 21 июльдә әйләнеп кайтачак.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх