На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Андрей Павлов
    Киргуду! Бамбарбия!Бензин алу мөмкин...
  • Влад Бонд
    Что за херня?Миңнеханов: Татар...
  • александр
    офигенная статья. жаль, что не знаю на каком языке, а то бы перевел.Алексей Песошин Б...

Приставлар хөкем ителгән Илназ Галәвиевтән 23 миллион сум компенсация түләттерә башлады

Суд приставлары хезмәте гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән Илназ Галәвиевтән 23 миллион сумнан артык компенсация түләттерә башлады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы суд приставларының мәгълүматлар базасына сылтама белән хәбәр итә.

Хәзерге вакытта Галәвиевкә карата 11 башкарма производство ачылган. Бурычның гомуми күләме 23 миллион 171 мең 956 сум тәшкил итә, аның 20 миллион 123 мең сумнан артыгы – китерелгән әхлакый зыян өчен компенсация сыйфатында; 1 миллион 638 мең сумы – башкарма җыемнар рәвешендә; 1 миллион 409 сумнан артыгы – милек түләүләренең башка төрләре буенча.

2024 елның маенда Казанның Совет районы суды прокуратураның Илназ Галәвиевтән 1 миллион 409 мең сум түләттерү турындагы дәгъвасын канәгатьләндерде. Прокуратураның 175нче гимназиягә китерелгән зыянны Казан муниципаль берәмлеге файдасына Илназ Галәвиевтән түләттерү турындагы дәгъвасы сентябрь ахырында ук бирелгән иде. Казанның 175нче гимназиясе, Казан башкарма комитеты һәм «Татинвестгражданпроект» эш буенча өченче затлар сыйфатында чыгыш ясады.

Искәртеп узабыз, фаҗига 2021 елның 11 маенда була. Илназ Галәвиев Казанның 175нче гимназиясе бинасына бәреп керә һәм ут ача.

Эшне тикшерү ярты елга якын дәвам итте. Шушы вакыт эчендә суд йөзләгән зыян күрүчене – һәлак булган укучыларның әти-әниләрен һәм һәлак булган укытучыларның туганнарын сораштырды. Моннан тыш, һөҗүм вакытында көчкә исән калган 32гә якын кешедән дә сорау алдылар. 2023 елның апрелендә ТР Югары суды Галәвиевне гомерлек төрмә җәзасына хөкем итте. Ул ун кешене үтерүдә гаепле дип табылды. 600дән артык кеше зыян күргән дип исәпләнә.

Хәзерге вакытта Илназ Галәвиев халык телендә «Кара дельфин» дип йөртелә торган 6нчы төзәтү колониясендә җәза үти. Бу – илнең махсус режимлы иң зур колониясе, анда Россиядәге иң куркыныч җинаятьчеләр утыра.

Ссылка на первоисточник
наверх