На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Татарстан Рәисен сайлауның ачык булачагын вәгъдә итте

Татарстан Рәисен сайлау 2025 елның 14 сентябрендә узачак. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдергәнчә, сайлау системасының эше инде башланган.

«Без яңа сайлау кампаниясенә аяк басабыз һәм безнең өчен шунысы мөһим - республикадагы һәр сайлаучы үз тавышының зур әһәмияткә ия икәнен белсен иде.

Сайлау системасының эше башланды инде, без сайлауны әзерләү һәм уздыруның барлык этапларында да ачыклык, үтә күренмәлелек һәм законлылыкны тәэмин итәргә әзер», – дип искәртте Андрей Кондратьев.

Сайлау датасын билгеләү турындагы карар ТР Дәүләт Советы утырышында бертавыштан кабул ителде.

Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанда шулай ук җирле үзидарә органнарының - 7,5 меңнән артык, Дәүләт Советының бер депутатын сайлаячаклар.

Искәртеп үтәбез, Россиянең атказанган табибы Фоат Әхмәтҗанов «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2025» премиясе тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка сәламәтлек саклау өлкәсенә карата игътибары өчен рәхмәт әйтте һәм ул булачак сайлауда катнашыр дигән ышаныч белдерде. Аның сүзләрен зал алкышларга күмде.

Социаль хезмәткәрләр көнендә Рөстәм Миңнеханов «Восхождение» тернәкләндерү үзәгендә булды һәм «Ватанны саклаучылар» фонды координаторлары белән очрашты. Очрашу барышында анда катнашучыларның берсе Миңнехановны «Татарстанның төп яклаучысы» дип атады һәм шулай ук аның сайлауда катнашуына өмет белдерде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.

com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх