На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Сергей Карабухин
    Ванга: – «Все растает, словно лед, и только одно останется нетронутым – слава Владимира, слава России. Слишком много ...Бурденко госпитал...
  • олег донсков
    Что-то новенькое появилось -по-татарски стали обьясяться? Понятно. а мы по-русски. Вот и федерация у нас.Милли Шура рәисе ...
  • Aлексей Boubnov
    Что за херня...!?Җомга көнне Татар...

Рөстәм Миңнеханов нефть-газ химиясе комплексы үсешенең төп юнәлешләрен атады

Бүген республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов II «РОСТКИ» Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумы кысаларында «Россия һәм Кытай дөньякүләм нефть-газ химиясе индустриясе» сессиясендә якындагы елларда Татарстанда нефть-газ химиясенең өстенлекле үсеш юнәлешләрен билгеләде.

«Урта- һәм аз тоннажлы химияне үстерү, технологик лидерлыкка ирешү һәм республикада җитештерелә торган беренчел полимер продукциясен эшкәртү күләмнәрен арттыру», - диде ТР Рәисе, әлеге юнәлешләргә тукталып.

Ул шулай ук Татарстанда ел саен 35 миллион тоннадан артык нефть чыгарылуын һәм узган ел нефть эшкәртүчеләрнең 1 триллион сумга якын продукция төяп җибәрүен искәртте. Миңнеханов 2023 елда республикада 14 миллион тоннадан артык автобензин һәм дизель ягулыгы җитештерелүен аерым билгеләп үтте.

«Нефть-газ химиясе комплексы – республика икътисады драйверы. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда Россиядәге барлык полиэтиленның 28 проценты, 40 процентка якын синтетик каучук һәм 60 проценттан артык йөк автомобиле шиннары җитештерелгән», - дип сүзен дәвам итте ТР Рәисе.

Аның сүзләренчә, узган ел гына да нефть-газ химиясе куәтләрен булдыру һәм яңартуга 283 миллиард сум акча сарыф ителгән.

Газ тармагына күчеп, ТР Рәисе республикада елына 3,4 миллион квадрат метрдан артык торак сафка бастырылуын һәм газлаштыру дәрәҗәсе 99,3 процентка җитүен билгеләп үтте. Ул шулай ук Татарстанда 14,5 меңнән артык транспорт чарасының газ-мотор ягулыгында эшләвен әйтте. Моннан тыш, республикада табигый газны сыекландыру буенча ике завод, 47 газ станциясе һәм 6 КриoАЗС эшли.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх