На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Лениногорск хәрбие йортсыз хайваннар өчен 100 мең сум биргән

Махсус хәрби операциядә катнашучы «Камай» кушаматлы Лениногорск хәрбие йортсыз этләргә һәм мәчеләргә ярдәмгә 100 мең сум акча биргән. Бу сумманы ул Лениногорскиның «Тугры дус» берләшмәсе волонтерларына күчергән, алар белән хәрби хезмәткәрнең гаиләсе инде биш елга якын таныш. Йортсыз хайваннарны тоту өчен акча җитмәү турында алар ишетеп кенә белми, чөнки алар Джек һәм Миша кушаматлы этләрне сыендырган, шулай ук йортта хәрбинең яраткан мәчесе Боня яши.

Хәрбинең әти-әнисе сөйләгәнчә, аларның улы балачактан көчле холыклы чын ир-ат булып үскән. Егет спорт мәктәбендә чаңгыда трамплиннан сикерү буенча олимпиаданың көмеш призеры Данил Садриев белән бер төркемдә шөгыльләнгән, лидерлар өчлегендә булган.

21 яшьлек «Камай» алгы сызыкка 1 айдан артык элек киткән, әмма бу хакта махсус хәрби операция башланганнан бирле уйлап йөргән. Хәзер ул разведкада рядовой званиесендә хезмәт итә. Ул Саклану министрлыгы белән контрактны сеңлесе Диләрәнең туган көнендә төзи. Якыннары аның карары турында белгәч бик нык борчыла, әмма барыбер аны хуплыйлар.

«Сак бул, тәҗрибәле хәрбиләргә таян, үзең анда уйламыйча беркая да кермә дип әйтәм», – дип сөйләде улы белән сөйләшүләр турында хәрбинең әтисе Айдар Гыймадиев.

Әнисе Елена Алтынбаева сүзләренчә, улы мөмкин булганча әти-әнисенә фотографияләр җибәрә, әйләнә-тирәдәге хәлне күрсәтә. «Менә болар анда шартлый торган бомбалар, алар кыйпылчыкларын җыялар», – дип күрсәтте хатын фронттан килгән фотографияләрне.

«Камай» алгы сызыкта да йортсыз хайваннар турында онытмый, махсус хәрби операция зонасында бер ай гына булса да көчекне сыендырып өлгергән. Әлегә аңа кушамат уйлап тапмаганнар, хәрби яңа дүрт аяклы дустын Собакен дип атый.

1 августтан Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзегән гражданнар 1,7 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин. Түләүләр күләменең артуы РФ Президентының хәрбиләргә 400 мең сум федераль түләү (элек – 195 мең) турындагы яңа карары белән бәйле, бу күрсәтелгән чорда махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзүчеләргә кагыла.

Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән уздырыла. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде. Алар арасында Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8843 221 44 52. Шулай ук 8800 222 59 00 номеры һәм 117 төбәкара кол-үзәк номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Материал Наталья Лакомкина ярдәме белән әзерләнде.

Ссылка на первоисточник
наверх