Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) Татарстанның Кукмара районы Ядегәр авылы мәктәбендә тикшерү үткәргәннән соң, ике баланың әти-әнисе туберкулин диагностикасыннан баш тартуы ачыкланган.
ТР буенча Роспотребнадзор идарәче өстәмә санитар-эпидемиягә каршы чаралар үткәрү турында язма боерык биргән.
Санитар нормалар буенча, укучылар табиб-фтизиатрдан белешмә булган очракта гына дәресләргә кертелә ала.Мәктәп директоры, табиб бәяләмәсе бирүне таләп итеп, ата-аналарга карата судка дәгъва җибәргән.
Суд дәгъваны тулысынча канәгатьләндергән һәм ата-аналарны балаларда туберкулез авыруы булмау турында табиб-фтизиатр белешмәсен тапшырырга мәҗбүр иткән.
Свежие комментарии