На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Суд укучыларның әти-әниләрен туберкулез булмау турында белешмә бирергә мәҗбүр итте

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) Татарстанның Кукмара районы Ядегәр авылы мәктәбендә тикшерү үткәргәннән соң, ике баланың әти-әнисе туберкулин диагностикасыннан баш тартуы ачыкланган.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәче өстәмә санитар-эпидемиягә каршы чаралар үткәрү турында язма боерык биргән.

Санитар нормалар буенча, укучылар табиб-фтизиатрдан белешмә булган очракта гына дәресләргә кертелә ала.

Мәктәп директоры, табиб бәяләмәсе бирүне таләп итеп, ата-аналарга карата судка дәгъва җибәргән.

Суд дәгъваны тулысынча канәгатьләндергән һәм ата-аналарны балаларда туберкулез авыруы булмау турында табиб-фтизиатр белешмәсен тапшырырга мәҗбүр иткән.

Ссылка на первоисточник
наверх