На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Шимбә Татарстанда яңгыр көтелә

Шимбә, 15 мартта, Татарстанда көндез урыны белән бераз яңгыр фаразлана.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, бүген җил көньяктан исә, аннары көнбатыш юнәлешен алачак. Аның тизлеге секундына 6-11 метр фаразлана, әмма 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Көндез иң югары һава температурасы +5.

.+10 градус була.

Билгеләп үтик, 14 мартта һава температурасы рекорды яңартылды. Метеостанция мәгълүматлары буенча, Татарстан башкаласында иң югары һава температурасы +6,7 градус булган.

«14 март өчен алдагы абсолют югары һава температурасы 2015 елда теркәлде һәм ул +6,2 градус иде», - дип хәбәр итте ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.

 

Ссылка на первоисточник
наверх