На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...

Декабрьдән «Апуш» театр студиясе Камал театрының яңа бинасында чыгыш ясый башлаячак

Декабрь аенда «Апуш» татар балалар театр студиясе Камал театрының яңа бинасында репетицияләр ясый һәм спектакльләр күрсәтә башлаячак.

Бу хакта Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова «Апуш» театр студиясенең яңа сезоны ачылу уңаеннан оештырылган музыкаль-театраль тамашада әйтте.

Биредә балаларга сәхнә һәм репетицияләр залы бүлеп бирәчәкләр.

«Хәзер «Апуш»та алты төркемгә бүленеп 300ләп бала шөгыльләнә. Сентябрь аенда гына Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда яңа төркем ачылды. Яңа төркем ачылу зур җаваплылык», диде ул.

«Апуш» студиясенең Юдино бистәсендә дә яңа төркем ачу планнары бар. Бу Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның тәкъдиме. «Анда яңа төркем ачарлык мәдәният сарае бар. Әмма без әле ашыкмыйбыз. Сан артыннан куып сыйфатны югалтырга ярамый», диде ул.

«Апуш»ның тагын бер яңалыгы – «Нәниләр» төркеме дә быел спектакль чыгарачак. Алар Айгөл Әхмәтгалиеваның «Алмачуар» татар телендә балалар өчен язылган пьесалар конкурсында җиңгән «Тыз-быз» әсәренә алыначак.

 

Ссылка на первоисточник
наверх