На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • АЛЕКСАНДР Крымский
    Афтар на русском пиши а не на таоабарщине.Татарстан ДОСААФ ...
  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х" в свои тюркские издания... ЗДЕСЬ ИЗВОЛЬТЕ ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!Болгарда балалар ...
  • Антонина Лаврентьева
    "Аргументы и факты" не в курсе , что Зеля никто по должности? Наркоша курьер между бандеровцами и их кураторами.И все!Фәрит Мөхәммәтшин...

Чаллыда фронттагыларга бияләй һәм оекбаш бәйләгән ветеранны 101 яшьлеге белән котладылар

Чаллыда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Фәүзия Гыйләҗевага 101 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән балалары, оныклары, Үзәк район башлыгы урынбасары Эльмира Гыйльметдинова, 39нчы бистә территориаль иҗтимагый совет рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова да котлады. Алар ветеранга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды, изге теләкләрен җиткерде.

Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.

Фәүзия Гыйләҗева үрнәк тормыш юлы узган. Чистай районы Каргалы авылы кызы 1940 елда медицина училищесына укырга керә. Тик аңа укуын тәмамларга насыйп булмый. Бөек Ватан сугышы башлангач, абыйсы белән әтисе сугышка китә. Кыз укуын ташлап әнисенә булышырга авылга кайта. Сугыш елларында хисапчы булып эшли, буш вакытларында фронтка оекбаш һәм бияләй бәйли. Шулай итеп Бөек Җиңүгә үзеннән өлеш кертә.

Гомере буе сәүдә системасында эшләп 1978 елда лаеклы ялга чыга. Фидакарь хезмәте өчен Рәхмәт хатлары, медальләр белән бүләкләнә.

2016 елда ул Чаллыга күченеп килә. Ире белән 5 бала тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә ул 10 онык һәм 11 оныкчыкның яраткан әбисе.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх