Татарстанның Менделеевск районыннан махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә ике «УАЗ» автомобиле һәм гуманитар йөк илттеләр. Видеороликта хәрбиләр йөкне җыю һәм җибәрүгә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерде.
«Кадерле Менделеевск шәһәрендә һәм Менделеевск районында яшәүчеләр. Сезгә гуманитар ярдәм өчен рәхмәт әйтәсем килә.
Барлык посылкалар да килеп җитте, солдатлар бик шат», - диде хәрби.Бу быел Менделеевскидан махсус операция зонасына озатылган беренче гуманитар йөк булды. Хәрбиләргә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр җыйган дарулар, дронга каршы юрганнар, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре, коры ашлар, реторт-пакетлардагы ашлар һәм көнкүреш әйберләреннән торган җыелмалар алып килделәр.
«Хәйриячеләргә, «Без бергә» инициатив төркеме волонтерларына һәм битараф булмаган барлык кешеләргә рәхмәт», - дип искәрттеләр район матбугат хезмәтендә.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдергән иде.
«Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
- 23 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Хәрбиләр махсус операция зонасында шулай ук аена 210 мең сум ала.
- РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Татарстанның Менделеевск районы матбугат хезмәте видеосы
Свежие комментарии