Кушма Штатлар Президенты Дональд Трамп тарафыннан сишәмбе, 18 мартка билгеләнгән Россия лидеры Владимир Путин белән сөйләшү чыннан да әзерләнә. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков шулай дип белдерде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
«Әйе, бу чыннан да шулай. Сишәмбе көнне шундый сөйләшү әзерләнә», - дип искәртте РФ Президентының матбугат секретаре.
Шул ук вакытта, Песков дәүләт башлыклары арасындагы әңгәмәнең нечкәлекләрен әйтмәде.
Трамп билгеләп үткәнчә, сүз шул исәптән Запорожье АЭСын да кертеп, Украинадагы низагны җайга салу контекстында территорияләрне контрольдә тоту мәсьәләсенә дә кагылырга мөмкин.
Свежие комментарии