На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Талия Миңнуллина: Гаилә бизнесы аша без дөньякүләм компанияләр үстерә алабыз

Дөньяда гаилә предприятиеләре зур дөньякүләм брендларга әйләнгән мисаллар күп. Законнар ярдәме аша Россиядә дә шундый компанияләр үстерергә мөмкин. Мондый фикер белән Бөтенроссия Гаилә советының Казанда узган күчмә утырышында Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина уртаклашты.

«Бу предприятиеләрнең мисалы гаилә бизнесы белән закон дәрәҗәсендә эшли башласак, гаилә тарихларына нигезләнгән зур дөньякүләм компанияләр үстерә алуыбызны күрсәтә.

Төрле илләрдә мондый эшмәкәрләр өчен ярдәм чаралары бар. Кайдадыр милеккә салымның киметелгән тарифы, кайдадыр инновацияләр һәм экспорт өлкәсендә ярдәм, кайдадыр финанслау һәм консультацияләү кебек ярдәм чаралары гамәлдә. Боларның барысының да нәтиҗәсе бар», - дип аңлатты Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы.

Гаилә бизнесының өстенлекләре арасында Миңнуллина мондый бизнес бер гаиләнең берьюлы берничә буыны өчен файдалы булуны, идарә итүнең сыгылмалылыгын, ышаныч һәм бердәмлек, шәхси мотивация булуны билгеләп үтте. Дөньяда иң популяр юнәлешләр арасында исә ваклап сату, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, текстиль, кунакханә һәм ресторан бизнесы, финанс һәм иминият хезмәтләре һәм күчемсез милек аерып карала.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх