На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Бәк кушаматлы Татарстан хәрбиенә «Батырлык өчен» медале тапшырылды

Яңа ел алдыннан Татарстанның Яңа Чишмә районы Шахмай авылыннан контракт буенча хезмәт итүче Рәшитнең сугышчан бүләккә лаек булуы турында хәбәр килде. Гаскәри часть командиры хәрби саф алдында татарстанлыга «Батырлык өчен» медален тапшырды. Моннан тыш, тагын өч хәрби төрле медальләргә лаек булды.

Бәк кушаматлы Рәшит 2023 елның көзеннән бирле мотоукчы батальонының матди тәэмин итү взводында машина йөртүче булып хезмәт итә.

2024 елның 20 февралендә ул яралана, шуннан соң тугыз ай буе төрле шәһәрләрдәге берничә госпитальдә дәвалана. Җәен ул иңбаш буынына кергән кыйпылчыкны алу өчен операция көтә. Рәшит бу очракның нечкәлекләре турында сөйләмәде. Әмма нәкъ менә шуның өчен аны сугышчан бүләккә тәкъдим иткәннәр.

Күптән түгел ул махсус комиссия узган һәм хәрби хезмәткә чикле рәвештә яраклы дип табылган. Хәзерге вакытта Бәк резерв батальонында сугыш хәрәкәтләре зонасына озатуларын көтә. Медальне тапшыру өчен хәрбине аның гаскәри частенә махсус чакыртып алганнар.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Ольга Иванова катнашында әзерләнде.

Фотолар хәрби тарафыннан тәкъдим ителде.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх