На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Якутскида Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салдылар

Бүген Якутия республикасы башкаласы Якутск шәһәрендә каһарман-шагыйрь Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салу тантанасы узды. Чарада Саха (Якутия) Республикасы «Туган як» Татар мәдәнияте үзәге рәисе Игорь Хәлилов, республиканың татар җәмәгатьчелеге, бөтендөнья Татар конгрессы делегациясе катнашты.

Катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде, ул Татарстан республикасы һәм ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән котлау сүзләрен җиткерде.

Фото: © Зөлфия Шәвәлиева

«Татарлар белән якутлар арасында элемтә бик зур. Әлеге ике республика арасында төрле программалар, эшлекле хезмәттәшлек бик тыгыз. Без, бер-беребезгә төрле яктан ярдәм итәргә һәрвакыт бергә булырга тырышабыз», – диде ул.

Данис Шакиров быел Россиядә җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтүен искә алды.

«Әлеге очрашу очраклы түгел. Быел безнең илебездә бик мөһим берничә юбилей билгеләп үтелә, Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2025 ел «Каһарманнар елы» дип игълан ителде», – диде ул.

  • Саха (Якутия) Республикасының Якутск шәһәрендә «Казан» скверы һәм каһарман-шагыйрь Муса Җәлилгә бюст ачу тантанасы 2023 елда узган иде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх