На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Борис Сторублевцев
    а перевод будет???Илгиз Халиков Тел...
  • Юрий Ded
    Я неплохо отношусь к разным людям с разными верами и языком . Но господа хорошие если вы вошли на внутри Российский к...Мордовиядә мөгалл...
  • Валерий Матускин
    В РФ принят законом язык межнационального общения русский, а национальные языки используются в пределах национальных ...Әлмәттә яшьләр кө...

Татарстан делегациясе Чечняның беренче Президенты һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан делегациясе бүген Грозный шәһәрендә Чечня Республикасының беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт-Хаҗи Кадыров һәйкәленә чәчәкләр куйды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Татарстан делегациясе эш сәфәре белән Чечняга килде.

Аның составына ТР Премьер-министры урынбасары һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, ТР Дәүләт Советы депутаты һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов кергән.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Әхмәт Габделхәмит улы Кадыров исемендәге Дан мемориаль комплексы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә, шулай ук 2004 елның маенда һәлак булган Чечняның беренче Президентына багышланган. Ул Грозный үзәгендә, Маяковский урамында урнашкан. Комплекс төзелеше 2009 елның октябрендә башланган, ә 2010 елның маенда аны тантаналы рәвештә ачканнар.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх