18 октябрьдә Раменское округының Удельная бистәсендәге «Җиңү» мәдәният йортында «Татар десанты» милләтара мәдәни-агарту чарасы узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр ителә.
Чарада Мәскәү өлкәсенең төрле шәһәрләреннән татар милли-мәдәни автономияләре вәкилләре катнашачак.
Программада халык осталыгы күргәзмәләре, хатын-кызлар милли баш киемен ясау буенча мастер-класс, татар ашларын презентацияләү, чәй дегустациясе һәм концерт көтелә.
Чара Татарстан Республикасы Рәисе грантын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
«Татар десанты» быел инде биш шәһәрдә – Электросталь, Королёв, Дубна, Химки һәм Орехово-Зуевода булды, диелә хәбәрдә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии