
Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбендә тумышы белән Татарстаннан булган Бөек Ватан сугышы геройлары турында «История не из учебника» дип аталган документаль фильм төшерелгән. Проектны Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә Россия Кинематографистлар берлегенең Татарстан бүлеге гамәлгә ашырган.
«Картинаның үзенчәлеге шунда – фронтта каһарманлык күрсәткән якташларыбыз турында кадет мәктәбе укучылары үзләре сөйли. Фильм тамашачыларны Советлар Союзы Геройлары Пётр Гаврилов, исемен шушы мәктәп йөрткән Борис Кузнецов һәм Дан орденының тулы кавалеры Зыятдин Арсланов белән таныштыра», – ди фильмның режиссеры Илдар Матуров.
«Проект каһарманнар турында тарихи хәтерне саклау гына түгел, шулай ук яшьләрдә үз Ватаннары белән горурлану һәм Бөек Ватан сугышында җиңү яулап, тынычлыкны саклап калучыларга хөрмәт хисләре тәрбияләү максатын да күздә тотып эшләнде», – дип сүзен дәвам итә ул.
Алга таба фильм мәгариф-белем бирү максатларында файдаланылыр дип көтелә – ул мәгариф оешмаларында, шулай ук республиканың шәһәр яны лагерьларында күрсәтеләчәк. Фильм батырлык дәресләрендә, хәрби-патриотик темаларга багышланган чараларда тәкъдим ителәчәк.

Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии