На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Төмәннең «Яңарыш» газетасы 35 еллыгы уңаеннан видеобәйге игълан иткән

Төмәндә чыгучы «Яңарыш» өлкә татар газетасы үзенең 35 еллык юбилее уңаеннан шигърият яратучылар өчен «Яңарыш» - яраткан газетам» дип аталган шигъри бәйге игълан итә. Бу хакта газетаның телеграм-каналында хәбәр ителә.

Бәйге ике номинациядә үтәчәк:

1) җирле шагыйрь-шагыйрәләрнең татар телендә язылган шигырьләрен;

2) үзегезнең иҗат җимешегезне сәнгатьле итеп яттан сөйләгәнне видеога төшереп җибәрүегез сорала.

Беренче номинация ике категориягә бүленә: а) өлкәннәр,б) мәктәп укучылары. Икенче номинациядә барлык яшьтәге авторлар да катнаша. Видео белән бергә исем-фамилия, яшьне, яшәгән торак пунктны һәм телефон номерын язарга кирәк.

Жюри ясаган нәтиҗәләр буенча 3 җиңүче һәм иң күп тавыш (+лайк) җыеп тамашачылар мәхәббәтен яулаган 3 нәфис сүз остасын бүләкләр көтә.

Бәйгегә яздырылган видероликлар 2025 елның 1 гыйнварыннан 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Эшләрне «Яңарыш» - яраткан газетам» тамгасы белән janartat@inbox.ru адресына яки «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Яңарыш» газетасы Төмән» төркеменә юллавыгыз сорала, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх