На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • vladstamp
    Что за бред сивой кобылы????Себер Сабан туенд...
  • Владимир Евдокимов
    Хрен поймешь, что он говорит, хотя я татаринМөхәммәтшин: Тата...
  • Evgenija Palette
    Сдается мине, Беня.... что после ЭТОЙ ПОХАБНОЙ ИНВАЗИИ приблудных "Соотечественников", и ЭТИМ НЕ СДОБРОВАТЬ...Буа мөхтәсибәтенд...

Самарада «Идел» татар халык эстрада ансамбленең юбилей концерты узды

Самараның «Бердәмлек» газетасында Венера Галимованың « Күп түгел бит әле – бары 30 гына!» дигән язмасы чыккан. Анда «Идел» ансамбленең юбилей концерты турында сүз бара.

«Ел саен март азагында шәһәребезнең «Заря» мәдәният йортында Самара тамашачысы яраткан артистларыбызның яңа программасын карарга җыела.

Бу инде күптән матур гадәткә әверелде. Ә быел «Идел» 30 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Әлеге тамаша булачагы турында җирле татарлар күптән белә иде инде һәм бу шимбә көнен аеруча зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Бәлки, шуңадыр да фойеда басып торырга да урын юк иде.

Ниһаять, концерт башланасын хәбәр итеп, өченче звонок яңгырады, кешеләр, залга кереп, үз урыннарына утырыштылар. Бу юлы нигәдер пәрдә ачылганын «неприлично» озак көтәргә туры килде, шулай да, сабыр тамашачы таралышмады.

Менә концерт башланып китте. Яраткан үзешчәннәребез безнең өчен өр-яңа программа әзерләгәннәр иде, яңа зәвыклы костюмнары да күз явын алырлык. Яшь артистларыбызның талантлары үскәне, осталыклары шомара барганы нык сизелә. Бәләкәй Алсу Хәлимуллинабыз да, инде буй җитеп, зифа туташ һәм оста музыкант булган. Күз тимәсен! Ике Айгөл дуэты да (Айгөл Минастинова һәм Айгөл Вәлиуллова) бик ошады. Кызларның заманча, зәвыклы костюмнары да, халыкчан, моңлы итеп башкарулары да тамашачы күңеленә хуш килде.

Гомумән, Самара татарлары «Идел»не бик яраталар. Шуңа күрә сәхнәгә чыккан һәр артистны чәчәк бәйләмнәренә күмделәр, мул күчтәнәчләрен тапшырдылар. Ансамбльне хәтта күрше регионнарда да әйбәт беләләр һәм яраталар. Юбилярларны котлар өчен, ерак юлны якын итеп, Казаннан Татарстан Республикасының атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар килгән иде. Бу инде «Идел» өчен генә түгел, бөтен тамашачы өчен дә чын бүләк булды.

Ансамбль артистлары тарафына губернатор, шәһәр администрациясе, Мәдәният министрлыгы, җирле иҗтмагый оешмалар җитәкчеләре исеменнән котлау сүзләре яңгырады, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Кыскасы, барысы да гадәттәгечә югары дәрәҗәдә узды, дип әйтәсе килә».

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх